«ЯШЬЛЕК-ФОН» ИК ҖЧҖ штрафлар түли

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Быелның гыйнвар аенда гамәлгә ашырылган контрольлек чаралары барышында Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан «ЯШЬЛЕК-ФОН»  ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең гомуми йорт милкен карап тоту буенча берничә хокук бозуы ачыкланды. Күрсәтелгән компания тротуарларны һәм квартал эчендәге юлларны җыештырмаган, тайгак юл катламы ком-тоз катнашмасы белән эшкәртелмәгән. Хезмәт күрсәтә торган территориядә урнашкан карау коеларының люкларына, янгыннардан су белән тәэмин итү чыганакларына ирекле керү юлы тәэмин ителмәгән.

Шулай итеп, «ЯШЬЛЕК-ФОН» ИК ҖЧҖ лицензия иясенә карата куелган лицензия таләпләрен бозган. Моның өчен ул  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча җаваплылыкка тартылды һәм аңа 250 мең сум күләмендә штраф салынды. «ЯШЬЛЕК-ФОН» ИК ҖЧҖ җитәкчесе әлеге карар белән килешмәгән һәм Татарстан Республикасы Арбитраж судыннан карарны гамәлдән чыгаруларын, эшне туктатуларын сорап мөрәҗәгать иткән.

 Әлеге суд, хокук бозуның беренче тапкыр булуын игътибарга алып, «ЯШЬЛЕК-ФОН» ИК ҖЧҖ карата  минималь санкция күләмендә 125 мең сум штраф билгеләгән. Идарәче компания мөрәҗәгать иткән Самара шәһәре Унберенче Арбитраж Апелляция суды карары белән Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары үзгәрешсез калдырылды. «ЯШЬЛЕК-ФОН» ИК ҖЧҖ штраф түләргә мәҗбүр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International