2020-2021 елларда Зәй шәһәрендә һәм Зәй районы торак пунктларында 219 күпфатирлы йортны ягып җылыту сезонына әзерләү таләп ителә, шуларның 178е – үзәктән, 41се индивидуаль җылытыла.
Күпфатирлы йортларны ягып җылыту сезонына әзерләү расланган графиклар нигезендә башкарыла.
2021 елның 18 августына 170 йорт буенча йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларын опрессовкалау актлары алынган, бу үзәктән җылытыла торган барлык йортларның 96%ын тәшкил итә. Бер үк вакытта, торак фонд буенча хезмәт күрсәтүче оешмалар тарафыннан, фатир эче газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында, вентиляция каналларының һәм төтен чыга торган юлларның эш торышы тикшерелә, барлыгы 218 акт алынган.
Торак йортларның алдагы ягып җылыту сезонына әзерлек паспортлары 189 йортка рәсмиләштерелгән, бу күпфатирлы йортларның 86%ын тәшкил итә.
Торак фондының 2021-2022 елларда ягып җылыту сезонына әзерлеген раслый торган барлык документлар идарәче оешмалар тарафыннан «Татарстан Республикасы Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелә.
Зәй муниципаль районында күпфатирлы йортларны киләсе ягып җылыту сезонына әзерләүне тикшереп тору кысаларында, уздырылган планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар адресына җитешсезлекләрне бетерү буенча 11 күрсәтмә бирелде, гомуми йорт милкен карап тоту һәм ремонтлаганда мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 9 кисәтү кертелде.