Гомуми йорт милкен тиешенчә карап тотмау

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

          Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Зәй шәһәренең Энергетиклар урамындагы 5 номерлы йортта яшәүчеләрнең түбә торышы канәгатьләндерерлек булмау сәбәпле, фатирларны су басуына кагылышлы мөрәҗәгате карап тикшерелде.

         Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һәм гомумйорт милкен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу, халыктан алынган мөрәҗәгатьләр буенча үз вакытында чаралар күрелмәгән өчен «Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәте идарәче оешмасы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу» дигән 7.22 статьясы буенча 40 000 сум күләмендә штраф салынып, Инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды. 

         «Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәтенә билгеләнгән тәртиптә түбәдән су үтүгә китергән җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде.

         Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәсен вакытында үтәмәгән өчен «Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәте Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыра торган органның законнар бозылуны бетерү турындагы законлы күрсәтмәсен билгеләнгән чорда үтәмәү» дигән 19.5 ст. 1 өлеше буенча яңадан административ җаваплылыкка тартылды. Зәй җәмәгать суды тарафыннан «Уңайлы йорт» ТМШ гаепле дип табылган һәм 10 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләнгән.

          Күрсәтмә үтәлеше Инспекция контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International