Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама районы, Түбән Уратма авылында урнашкан шәхси йорт хуҗасының «каты коммуналь калдыклар белән эш итү» коммуналь хезмәтен күрсәткән өчен исәпләнгән түләүнең дөреслегенә кагылышлы мөрәҗәгате карап тикшерелде.
«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 26.12.2008 ел, №294-ФЗ Федераль законның 10 статьясындагы 3.2 өлеше нигезендә үткәрелгән алдан тикшерү материаллары нигезендә, «Гринта» ҖЧҖ эшчәнлегенең Көнчыгыш зонасында төбәк операторы тарафыннан мөрәҗәгать итүче яши торган Җиңүнең 70 еллыгы урамында чүп чыгару хезмәте күрсәтелмәгән, шул ук вакытта түләү хисапланып барган.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча йорт милекчеләре өчен хисапланган түләүләр алар файдасына 2 375,25 сум күләмендә яңадан исәпләнгән. Хәзерге вакытта «Гринта» ҖЧҖ махсус техника хәрәкәтенең маршруты үзгәртелгән, чүп җыю нокталары билгеләнгән, каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәте билгеләнгән тәртиптә күрсәтелә.