2021 елның 12 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм йорт эче газ җиһазлары буенча техник хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булып узды.
Киңәшмәдә идарәче оешмалар, Чистай шәһәре прокуратурасы, Чистай районара торак инспекциясе, «Чистопольгаз» ЭҖИ, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә «Чистопольгаз» ЭҖИ төтен һәм вентиляция каналларын капиталь ремонтлау эшләрен башкарганда вакытлыча чистарту һәм төтен чыга торган һәм вентканалларның тыгызлыгына тикшерү актларын бирү кирәклегенә бәйле мәсьәләләр каралды.
Шулай ук аерым абонентларда ике контурлы казаннар буенча техник хезмәт күрсәтү турында килешүләр булмавы, «Чистайгаз» ЭҖИ хезмәткәрләренә фатир эче газ җиһазлары буенча техник хезмәт күрсәтү өчен торак урынга керү мөмкинлеге булмаган очраклар турында сүз барды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча «Чистопольгаз» ЭҖИ вәкилләренә һәм идарәче оешмалар җитәкчеләренә техник хезмәт күрсәтү турында килешүләр төзү кирәклеге турында язмача хәбәрләр тапшыру, ә газ җиһазлары буенча техник хезмәт күрсәтү өчен тиешле акт төзүдән баш тарту очракларында, тиешле рәвештә рәсмиләштерелгән документларны административ хокук бозулар турында эшләр кузгату өчен Чистай районара торак инспекциясенә юллау максатында, мондый абонентлар буенча уртак тикшерү оештырырга дигән карар кабул ителде.
Киңәшмәдә катнашучыларның аерым игътибары газ җиһазларын, аерым алганда, агынты су җылыткычларны үзирекле тәртиптә алмаштыру очракларына юнәлтелде. Әлеге факт буенча идарәче оешмалар җитәкчеләренә, «Чистопольгаз» ЭҖИ вәкилләре белән берлектә, газ җиһазларын үзирекле тәртиптә алыштыруга юл куймау турында аңлатып, әңгәмәләр үткәрергә кирәклеге турында карар кабул ителде.