2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2021 халыкара форумы узачак. Цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә ясалган системаларны, сервисларны һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне уйлап табучыларга һәм алардан файдаланучыларга юнәлдерелгән чараны катнаш (офлайн + онлайн) форматта «Казань Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уздыру планлаштырыла, үзәк күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык күрсәтмә мәйданчыклар, уңайлы транспорт һәм рекреация инфраструктурасы белән тәэмин ителгән.
Цифрлы атналык программасы цифрлы интеллектуаль технологияләргә һәм алар нигезендә ясала торган инновацияле продуктларга багышланачак. KDW-2021 төп тематик юнәлешләре: «Интеллектуаль транспорт системалары»; «Вәзгыяти үзәкләр»; «Цифрлы индустрия 4.0»; «Финтех экосистемасы»; «Киберкуркынычсызлык»; «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»; «Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»; «Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»; «Сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә цифрлы технологияләр»; «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр».