Күпфатирлы йортта торак урынны үзирекле рәвештә үзгәртеп корган һәм үзгәртеп планлаштырган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Чистай районара торак инспекциясенә гражданнардан Спас районының Болгар шәһәрендә Дзержинский урамы буенча 10 нчы күпфатирлы йортта бер фатирда үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру эшләренең башкарылуы турында мөрәҗәгать алынды.

Чистай районара торак инспекциясе әлеге фатирга тикшерү үткәрде. Фатирда үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору һәм яңадан планлаштыру факты расланды: фатирда су белән тәэмин итү һәм канализация системалары үзгәртеп корылган, шулай ук бүлмәләр арасында бүлгеләр сүтелгән, шул ук вакытта милекченең күпфатирлы йортта торак урынны үзгәртеп кору һәм яңадан планлаштыруны килештерү турында җирле үзидарә органы карары юк.

Күпфатирлы йортта торак урынны үзирекле рәвештә үзгәртеп корган һәм яңадан планлаштырган фатир хуҗасы Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча 2000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Россия Федерациясе Торак кодексы таләбенә туры китереп, күпфатирлы йортта торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру турындагы мәгълүмат, торак урынны проект хәленә китерү буенча чаралар күрү өчен, Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан җирле үзидарә органына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International