Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан ТР Дәүләт торак инспекциясенең Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, рус һәм татар халык әкиятләре темасына балалар рәсем конкурсы үткәрелде.
Конкурста Чистай районара торак инспекциясе хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары катнашты. Барлыгы 5 бала катнашты, алар конкурска әкият сюжетлары белән 10 матур рәсем тәкъдим итте.
Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Мондый чараларны уздыру рухи кыйммәтләрне ныгытуга, милли мәдәниятне саклап калуга, милләтара аралашу культурасын үстерүгә ярдәм итә.