Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан, Зәй шәһәре, Төзүчеләр урамы буенча 14 нче йортта яшәүченең «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясенең «кайнар су белән тәэмин итү» буенча коммуналь хезмәтне канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә күрсәтмәвенә кагылышлы мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә фатирда кайнар су температурасының тиешле норматив параметрларга туры килмәве расланды.
Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан фатирда кайнар су белән тәэмин итүнең норматив температурасы торгызылган, ул тикшерү акты белән раслана. Йортның подвал бүлмәсендә җылыта торган җайланманы чистарту эшләре башкарылган, кайнар су белән тәэмин итү системасында циркуляцияне яхшырту өчен өстәмә насос урнаштырылган.
Кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне тулы дәрәҗәсендә китереп җиткермәгән өчен «кайнар су белән тәэмин итү» хезмәте буенча 2816 сум күләмендә халык файдасына түләү яңача исәпләнгән.