Түбән Кама муниципаль районы торак фондын 2021-2022 елларда ягып җылыту сезонына әзерләү турында

2021 елның 3 августы, сишәмбе

2020-2021 елларда Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районы торак пунктларында 999 күпфатирлы йортны ягып җылыту сезонына әзерләү таләп ителә, шуларның 961 – үзәктән, 37 – индивидуаль җылытыла.

Күпфатирлы йортларны ягып җылыту сезонына әзерләү расланган графиклар нигезендә башкарыла.

2020 елның 28 июленә 907 йорт буенча йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларын опрессовкалау актлары алынган, бу үзәктән җылытыла торган йортларның гомуми саныннан 94%ын тәшкил итә. Бер үк вакытта, торак фондка хезмәт күрсәтүче оешмалар тарафыннан фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында, вентиляция каналларының һәм төтен чыга торган юлларның эш торышы тикшерелә, барлыгы 967 акт алынган.

Торак йортларның алдагы ягып җылыту сезонына әзерлек паспортлары 868 йортка рәсмиләштерелгән, бу күпфатирлы йортларның 87%ын тәшкил итә.

Торак фондының 2021-2022 елларда ягып җылыту сезонына әзерлеген раслый торган барлык документлар идарәче оешмалар тарафыннан «Татарстан Республикасы Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелә.

Түбән Кама муниципаль районында күпфатирлы йортларны киләсе ягып җылыту сезонына әзерләүне тикшереп тору кысаларында, уздырылган планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына җитешсезлекләрне бетерү буенча 14 күрсәтмә бирелде, гомуми йорт милкен карап тоту һәм ремонтлаганда мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 15 кисәтү кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International