2021 елның беренче яртыеллыгында Чистай районара торак инспекциясе үз вәкаләтләре кысаларында күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларны планнан тыш тикшерү, элек бирелгән күрсәтмәләр үтәлешен тикшерү, капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларга тикшерү үткәрде. Идарәче оешмалар тарафыннан торак фондын киләсе ягып җылыту чорына әзерләү буенча чаралар үтәлешенә мониторинг ясалды. РФ Хөкүмәте йөкләмәсе буенча идарәче оешмалар тарафыннан РФ Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүмат кертү өлешендә мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча планнан тыш документар тикшерүләр үткәрелде.
Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан 2021 елның 6 аенда гомуми мәйданы 375,02 мең кв.м. булган 85 торак йорт тикшерелде, шулардан 39 йортта – гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча, 46 йортта элек бирелгән күрсәтмәләр үтәлеше буенча тикшерү уздырылды.
Тикшерүләр барышында 164 хокук бозу очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 88 күрсәтмә бирелде; административ хокук бозулар турында 16 беркетмә төзелде; 76 мең сумлык штраф салынды; хокук бозучылар тарафыннан 51 мең сумлык штраф түләнде.
2021 елның беренче яртыеллыгында Чистай районара торак инспекциясенә гражданнардан 128 мөрәҗәгать керде. Алынган мөрәҗәгатьләрнең 40ы урынга чыгып тикшерелде, шуларның 30ы инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде). Калган мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар бирелде.
Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан 2021 елның 6 аенда «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 26.12.2008 ел, №294-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында мәҗбүри таләпләрне бозу турында алынган мәгълүмат нигезендә 17 алдан тикшерү үткәрелде; юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә 145 контрольлек чарасы уздырылды, законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 145 кисәтү бирелде.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2021 елның 6 аенда районара торак инспекциясе күрсәтмәләре һәм кисәтүләре буенча 3 263,7 мең сумлык эшләр башкарылган.