Россия Төзелеш министрлыгының 2021 елның 30 мартындагы 193/пр номерлы боерыгы нигезендә дәүләт торак күзәтчелеге органнарына 2021 елның 1 апреленнән 2021 елның 14 маена кадәр чорда Торак-коммуналь хуҗалыгы дәүләт мәгълүмат системасында мәҗбүри урнаштырылырга тиешле мәгълүматның тулылыгын һәм дөреслеген тикшерү йөкләмәсе бирелде. Үткәрелгән тикшерүләр барышында мәгълүматны ачу өлешендә ике күпфатирлы йорт буенча мәгълүматка карата куела торган таләпләрне бозу очраклары ачыкланды. Тикшерүләр һәм ачыкланган бозулар нәтиҗәләре буенча «Радуга» һәм «Дружба» торак милекчеләре ширкәтләренә карата күрсәтмәләр бирелде. Торак-коммуналь хуҗалыгы дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштыру буенча күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен торак милекчеләре ширкәтләре рәисләренә карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде һәм карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде. Суд торак милекчеләре ширкәтләре рәисләрен административ хокук бозулар кылуда гаепле дип тану турында карар чыгарды.
Хәзерге вакытта күрсәтелгән эшләр башкарылган.