Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

2021 елның 15 июлендә, 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә беркетмәсенең 1 пунктын үтәү йөзеннән, Чистай зонасы торак инспекциясе шәһәр тибындагы Алексеевск поселогында күпфатирлы йортларның фасадларында 2 дәүләт телендә (рус һәм татар телләрендә) адрес атрибутикасы булуын һәм аларның техник торышын тикшереп чыкты.

Алексеевск муниципаль районындагы 112 күпфатирлы йорт арасыннан 94 йорт тикшерелде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 93 йортта 2 дәүләт телендә адрес такталары урнаштырылган бар, 1 йортта (Алексеевск штп, Набережная урамы, 7) фасадта барган капиталь ремонт эшләре аркасында табличка юк. Эшләр тәмамланганнан соң адрес табличкасы эленеп куелачак.

93 күпфатирлы йортның алтысында (Алексеевск штп, Бутлеров урамы, 2а; Гагарин урамы, 16а, 17; Куйбышев урамы, 47; Ленин урамы, 74, 82) табличкалар төзек хәлдә түгел: аларда ярыклар, кителгән урыннар бар.

Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан «Алексеевск районы ИК» ҖЧҖ идарәче оешмасына карата җитешсезлекләрне бетерү турында кисәтү бирелде, аның үтәлеше инспекция контроленә алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International