Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәренең Гагарин урамы буенча 23 номерлы торак йортның 26 нчы фатирын үзгәртеп планлаштыру/ үзгәртеп коруга бәйле мөрәҗәгать алынды.
Мөрәҗәгатьтә бәян ителгәннәрне тикшерү барышында Әлмәт зонасы торак инспекциясе инспекторы РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган «Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары» бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә торак урын үзирекле рәвештә үзгәртеп корылган (фатирның ванна бүлмәсендә тиешле рөхсәтне алмыйча гына җылыту, салкын су белән тәэмин итү һәм канализация торбаларын демонтажлау эшләре башкарылган).
Әлмәт зонасы торак инспекциясе әлеге фатир милекчесенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 2 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзеде, административ штраф салу турында карар чыгарылды һәм үзгәртеп планлаштыру эшләрен законда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерү яки фатирны проект хәленә китерү турында күрсәтмә бирелде.
Хәзерге вакытта әлеге эшләрнең үтәлеше Әлмәт зонасы торак инспекциясе контролендә тора.