Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәренең Белоглазов урамы буенча 139 номерлы торак йортның 20 нче фатирын үзгәртеп планлаштыру/ үзгәртеп коруга бәйле мөрәҗәгать алынды.
Мөрәҗәгатьтә бәян ителгәннәрне тикшерү барышында Әлмәт зонасы торак инспекциясе инспекторы РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган «Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары» бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә торак урын үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырылган (беренче кат дәрәҗәсендә балкон төзелгән, шулай ук тиешле рөхсәтне алмыйча гына фатирның терәк стенасы демонтажланган).
Әлмәт зонасы торак инспекциясе әлеге фатир милекчесенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 2 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзеде, административ штраф салу турында карар чыгарылды һәм үзгәртеп планлаштыру эшләрен законда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерү яки фатирны проект хәленә китерү турында күрсәтмә бирелде.
2021 елның 4 июнендә фатир хуҗасына бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге эшләр үтәлмәгән: торак урын проект хәленә кайтарылмаган, ведомствоара комиссиядән дә рөхсәт алынмаган.
Күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен фатир милекчесенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.
2021 елның 30 июнендә судта фатир хуҗасын гаепле дип тану һәм административ штраф билгеләү турында карар чыгарылды.
Бинаны элеккеге халәтенә кайтару буенча Россия Федерациясе Торак кодексының 29 статьясында каралган чараларны күрү максатында, күпфатирлы йорттагы торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыру турындагы мәгълүмат Әлмәт ЗТИ тарафыннан җирле үзидарә органына җибәрелде.