Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүгә түләү исәпләүнең дөреслегенә карата мөрәҗәгатьне карау турында

2021 елның 16 июле, җомга

          

        Түбән Кама зонасы торак инспекциясе «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 26.12.2008 ел, №294-ФЗ Федераль законның 10 статьясындагы 3.2 өлеше нигезендә үткәрелгән алдан тикшерү кысаларында Түбән Кама шәһәре, Химиклар проспекты буенча 70 номерлы күпфатирлы йортта яшәүченең Түбән Кама шәһәре прокуратурасыннан алынган, газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүгә түләү исәпләүнең хокуклы булу-булмавына кагылышлы мөрәҗәгатен карады.

Мөрәҗәгать итүче мәгълүматларына караганда, ул яшәгән адрес буенча газ белән тәэмин итү хезмәте күрсәтүгә ике шәхси счет буенча түләү квитанцияләре килә икән, аларның берсендә түләү срогы узган бурыч исәпләнә, шуңа бәйле рәвештә, «Нижнекамскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе тарафыннан бурычны түләү турында таләпләр белдерелгән.

Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, фатирның бурычлары булган элеккеге милекчесе «Нижнекамскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең мәгълүматлар базасында исәптән төшерелмәгән. Аның исеменә ачылган шәхси счет ябылмаган.

 ТКЗТИ тарафыннан «Нижнекамскгаз» ЭҖИ адресына күрсәтелгән коммуналь хезмәт өчен түләү хисаплау тәртибен үтәү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү бирелде, нәтиҗәдә җитешсезлекләр бетерелгән. Элеккеге фатир хуҗасының шәхси счеты ябылган, газ белән тәэмин итү өчен түләү хисаплау гамәлдәге законнарга туры китерелгән. «Нижнекамскгаз» ЭҖИ җитәкчелеге тарафыннан әлеге җитешсезлекләргә юл куйган хезмәткәргә шелтә белдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International