2021 елның 6 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 2911,34 мең кв.м. 148 күпфатирлы йорт каралды, алардан планлы тикшерүләр буенча – гомуми мәйданы 24,664 мең кв.м. булган 9 йорт, планнан тыш тикшерүләр буенча гомуми мәйданы 1622,345 мең кв.м. булган 82 йорт.
Барлыгы 430 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре – 306, торак биналардан файдалану кагыйдәләре – 108, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы – 16.
Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына 170 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 87 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга – 10, вазыйфаи затларга – 10, физик затларга – 67.
Гомуми 684 500 сумлык штрафлар салынды, аларның 374 500 сумы – ТКЗТИ, 310 000 сумы җәмәгать суды тарафыннан. 561 000 сумлык штраф түләнгән.
2021 елның 1 нче ярты елында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, зарури норматив таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 184 кисәтү чыгарылды, беренчел тикшерүләр уздыру кысаларында 104 планнан тыш тикшерү уздырылды, юридик зат белән бәйләнешкә кермичә 18 контрольлек чарасы уздырылды.
2021 елның 6 аенда идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 1575,1 мең сумлык эшләр башкарылган.