Яр Чаллы ЗТИ адресына «УЮТНЫЙ ДВОР» ҖЧҖдән Гадел Кутуй урамы буенча 5 номерлы күпфатирлы йортка техник документларны һәм йорт идарәсенә бәйле башка документларны тапшыру турында мөрәҗәгать алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең 2021 елның 10 февралендәге карары белән югарыда күрсәтелгән йорт «ЯШЬЛЕК-ФОН» ИК ҖЧҖ лицензияләр реестрыннан 2021 елның 28 февралендә төшереп калдырылган һәм 2021 елның 1 мартыннан «УЮТНЫЙ ДВОР» ҖЧҖ лицензияләр реестрына кертелгән.
Гадел Кутуй урамы буенча 5 номерлы күпфатирлы йортка техник документларны һәм мондый күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә бәйле башка документларны «УЮТНЫЙ ДВОР» ҖЧҖ идарәче оешмасына тапшырудан баш тарту яки мондый документларны күрсәтелгән затларга тапшырудан читләштерү яки федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән башка норматив хокукый актларда каралган документларны тапшыру тәртибе һәм сроклары бозылуда күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлегенә комачаулаган өчен, «ЯШЬЛЕК-ФОН» ИК ҖЧҖ җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча, 30 000 сум штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылган.
«ЯШЬЛЕК-ФОН» ИК ҖЧҖ җитәкчесе әлеге карар белән килешмәгән һәм шәһәр судыннан аны гамәлдән чыгаруларын, эшне туктатуларын сораган.
Судта гражданлык эшен карау чорында күрсәтелгән йортның ишегалдын су басу, түбәдә кар эрү һәм «УЮТНЫЙ ДВОР» ҖЧҖдә кирәкле техник документация, ачкычлар булмау һ.б. бу хәлләрне бетерүдә кыенлыклар тудырган.
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәр суды карары белән «ЯШЬЛЕК-ФОН» ИК ҖЧҖ җитәкчесенең Яр Чаллы ЗТИ карарына шикаяте канәгатьләндермичә калдырылган.