Чистай районара торак инспекциясеннән торак фондын киләсе ягып җылыту сезонына әзерләү барышы турында мәгълүмат

2021 елның 16 июле, җомга

Чистай районара торак инспекциясе идарәче оешмаларның торак фондын киләсе кышкы чорга әзерләү эшләрен ни дәрәҗәдә башкаруына мониторинг ясый.

Аның барышында инспекция идарәче оешмаларның “Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы” мәгълүмат системасына күпфатирлы йортларда үзәк җылылык системасын пресслау һәм юдырту актларын, вентиляция каналларын һәм төтен чыгу юлларын тикшерү актларын урнаштыруын, торак йортларның кышкы чорга әзерлеге паспортын тикшерә.

Шул ук вакытта инспекция Татарстан Торак фонды системасында әзер паспортлары урнаштырылган кайбер торак йортларда идарәче оешмалардан башка гына тикшерүләр дә уздыра.

Хәзерге вакытта Чистай районара торак инспекциясе Болгар һәм Нурлат шәһәрләрендәге шундый 46 йортта тикшерү уздырды. Аның барышында 10 йортта торак фондын техник яктан эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары теркәлде. Әлеге җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешмаларга 10 кисәтү хаты юлланды. Инспекция аларның үтәлешен контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International