Капиталь ремонт өчен иң аз түләү күләме

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, уңайлы һәм имин яшәү шартларын тәэмин итү буенча халык алдында булган йөкләмәләрне үз вакытында үтәү һәм бу эшләрнең эзлеклелеген саклау максатында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау өчен иң аз кертем күләме яңадан каралды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.06.2021 ел, №506 карары нигезендә 2021 елның 1 июленнән башлап күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау өчен иң аз түләү күләме бер квадрат метр өчен 6,38 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International