Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Зәй шәһәренең Нәриманов урамындагы 23 нче йортта яшәүченең фатирда кайнар су белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавы турындагы мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә фатирда кайнар су параметрларының таләп ителгән параметрларга туры килмәве расланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге йорт белән идарә итүче «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты, штраф салынып, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу» дигән 7.23 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча йортның подвал бүлмәсендә җылылык алмашу җайланмасы чистартылган, насос һәм кайнар су белән тәэмин итү торбаларындагы кайбер өлешләре алмаштырылган. Фатирда кайнар суның норматив температура режимы торгызылган, бу тикшерү акты белән расланган.
Норматив таләпләргә туры килә торган коммуналь хезмәтне күрсәтмәү фактлары буенча «кайнар су белән тәэмин итү» хезмәте күрсәтүгә түләү үзгәртеп исәпләнгән, ул счет-квитанциядә чагылдырылган.