Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән 2021 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан «Гайнуллина» ТМШ (Түбән Кама ш.) идарәче оешмасына карата планлы тикшерү үткәрелде. Торак милекчеләре ширкәте карамагында булган 18 номерлы йортның техник торышын тикшерү нәтиҗәсендә гомумйорт милкен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары, аерым алганда: чүп-чар кабул итү камерасының һәм чүп-чар үткәргече җиһазларының тиешле булмаган санитар торышы, подвал бүлмәсен чүпләү һәм су басу эзләрен бетерү чараларының үз вакытында күрелмәве, подъездларны төзекләндерү ешлыгының үтәлмәве ачыкланды.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «Гайнуллина» ТМШ рәисе инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. («Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу») буенча 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча ачыкланган бозулар бетерелгән.
Халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибенә үткәрелгән документар тикшерү барышында хокук бозу очраклары ачыкланмады.