Күзәтчелек органы күрсәтмәсен үтәмәгән өчен җаваплылык

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең Чулман проспекты буенча 16 нчы йортта яшәүченең түбәдән су үтү һәм фатирны су басу турындагы мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан әлеге йорт белән идарә итүче «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ оешмасына җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәсе үтәлешенә уздырылган планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, җитешсезлекләр билгеләнгән срокта бетерелмәгән. «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча («Төбәк дәүләт торак күзәтчелеген, шул исәптән күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә лицензия контролен гамәлгә ашыручы органның лицензия таләпләре бозылуны бетерү турындагы законлы күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәү яисә тиешенчә үтәмәү») административ җаваплылыкка тартылды. Тикшерү материаллары карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

Суд карары нигезендә «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.5 ст. 24 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 100 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәзага тартылды.

Түбән Кама районара торак инспекциясеннән бирелгән яңа күрсәтмә буенча барлык бозулар да бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International