Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы территориясендәге торак пунктларның территорияләрен санитар чистарту һәм аларны халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган торышка китерү турында 2021 елның 2 мартындагы 357-р номерлы күрсәтмәсен үтәү максатында, 2021 елның 01 апреленнән 01 июненә кадәрге чорда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында санитар карап тоту һәм төзекләндерү предметы буенча йорт яны территорияләренә тикшерүләр уздырылды.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында инспекция тарафыннан барлыгы 261 йорт яны территориясе тикшерелде.
Йорт яны территорияләренең, балалар өчен уен мәйданчыкларының һәм кече архитектура формаларының, контейнер мәйданчыкларының санитар торышы өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча идарәче оешмалар адресына йорт яны милеген карап тоту өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозмаска кирәклеге турында 21 кисәтү кертелде.
2021 елның 2 июненә инспекция кисәтүләре буенча барлык җитешсезлекләр дә бетерелгән.