Түбән Кама шәһәре прокуратурасы таләбе буенча тикшерү үткәрү турында

2021 елның 14 июне, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәр прокуратурасы таләбе буенча Түбән Кама районара торак инспекциясе Вахитов проспекты буенча 15 номерлы күпфатирлы йортта яшәүчеләргә газ белән тәэмин итү өчен исәпләнгән түләүнең законлылыгын тикшерде.

Әлеге блок тибындагы йорт элегрәк тулай торак статусында булган. Һәр блок катларында газ плитәләре белән җиһазландырылган гомуми кухнялар бар.

Исәпкә алу приборларын кулланып һәм алар булмаганда күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен билгеләү тәртибе, гражданнар торак урыннарында бвакытлыча булмый торганда күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең аерым төрләре өчен түләү күләмен яңача хисаплап тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортлардагы һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә (алга таба – 354 номерлы кагыйдәләр) билгеләнгән.

354 номерлы кагыйдәләрнең 51 пункты нигезендә, коридор, кунакханә һәм секция тибындагы тулай торакларның (катларда уртак кухня, бәдрәф яки душ блоклары булган) торак урыннарында кулланучыларга күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләү коммуналь фатирда яши торган кулланучылар өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәтләргә түләү күләмен хисаплау өчен билгеләнгән тәртиптә исәпләнә.

354 номерлы кагыйдәләрнең 42 пункты нигезендә, салкын суны, кайнар суны, электр энергиясен һәм газны исәпкә алуның индивидуаль яки гомуми (фатир) приборы булмаганда һәм мондый исәпкә алу приборын урнаштыруның техник мөмкинлеге дә булмаса, торак урында салкын су белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү буенча кулланучыга күрсәтелгән  коммуналь хезмәт өчен түләү күләме яшәүчеләр саны буенча күрсәтелгән коммуналь хезмәттән файдалану нормативларына карап билгеләнә.

Кухня бүлмәләрен тикшергәндә билгеләнгәнчә, 4, 6, 7 катларның икенче блогында урнашкан, 18 торак урыны булган уртак кухняларның берничәсендә газ плитәләре юк, шул ук вакытта газ өчен түләү килеп бара икән.

Ачыкланган җитешсезлекләр турындагы мәгълүмат инспекция тарафыннан шәһәр прокуратурасына җибәрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, йортта яшәүчеләргә «газ белән тәэмин итү» хезмәте күрсәтү өчен элек хисапланган түләү, 5 496,25 сум күләмендә үзгәреш кертеп, яңача исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International