Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама районының Благодатная авылында яшәүченең «каты коммуналь калдыклар белән эш итү» коммуналь хезмәтен күрсәтү өчен исәпләнгән түләүнең дөреслегенә бәйле мөрәҗәгате карап тикшерелде.
«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның (2017 елның 27 ноябрендәге ред.) 10 статьясындагы 3.2 өлеше нигезендә үткәрелгән алдан тикшерү материалларында билгеләнгәнчә, гаризада күрсәтелгән адрес буенча соңгы милекче 2008 елда вафат булган, милекчелек хокукы беркемгә дә рәсмиләштерелмәгән, йортта беркем дә теркәлмәгән һәм яшәми, газ белән тәэмин итү һәм электр белән тәэмин итү буенча инженерлык коммуникацияләре юк. Шул ук вакытта Көнчыгыш зона эшчәнлегендәге төбәк операторы – «Гринта» ҖЧҖ әлеге йорт буенча түләү исәпләп бара икән.
Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчегә «каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәтен күрсәтү буенча элек исәпләнгән түләүне 2 277,84 сум күләмендә киметеп, яңача исәп-хисап башкарылган.