«Энтузиаст» ҖЧҖ идарәче компаниясе үзе идарә итә торган күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тоту буенча лицензия таләпләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Административ җаваплылыкка тарту өчен Яр Чаллы шәһәренең Хәсән Туфан проспекты буенча 10 нчы күпфатирлы йортта яшәүченең мөрәҗәгате сәбәп булды. Мөрәҗәгать итүче озак вакыт дәвамында идарәче компаниягә түбәдән су үтү очракларын чикләү турында таләп итеп, күп тапкыр мөрәҗәгать иткән. Әлеге компания тарафыннан түбәдә өлешчә башкарылган ремонт эшләре нәтиҗәсез булып чыккан.
Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар буенча Яр Чаллы районара торак инспекциясе объектка планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде һәм түбә япмасының һәм су чыгару системасының төзексез булуын билгеләде, әлеге җитешсезлекләр түшәм келәменең деформацияләнүенә һәм төптән кубуына, җөйләрдә аралыклар китереп чыгарган. «Энтузиаст» ҖЧҖ идарәче компаниясе түбә нигезенә гидроизоляция катламнарын һәм аларны үзара да ябыштырмаган.
Ачыкланган хокук бозулар буенча «Энтузиаст» ҖЧҖ 125 000 сум күләмендә административ штрафка тартылды.
«Энтузиаст» ҖЧҖ әлеге карарны гамәлдә түгел дип тану турындагы шикаятен карап, ТР Арбитраж суды 2021 елның 7 июнендә аны канәгатьләндерүдән баш тартты.