«Ярдәм итегез! Һәр язда өй түбәсеннән су үтә. Үткәргеч сафтан чыкты, ике бүлмәдә ут юк. Идарә итүче компания җитешсезлекләрне бетерми». Быелның апрель ае азагында Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә әнә шундый мөрәҗәгать алынды.
Контроль чара кысаларында мөрәҗәгать итүче, Яр Чаллы шәһәренең Цветочный бульвары буенча 1 номерлы торак йорттагы торак урын милекчесенең дәлилләре расланды. Түбә япмасында төзексез урыннар булуы билгеләнде: җөйләрдә герметик тышчалары юк, аскы өлешендә купкан, урыны-урыны белән сыгылып төшкән һәм һава тулып күпергән урыннар бар. Су агызу системасы чүп белән тулган.
Күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен «Ремжилстрой» ИК Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, 125 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Агымдагы елның 10 июненә бирелгән күрсәтмә буенча хокук бозулар бетерелгән.