«Челныстройремонт» идарәче оешмасы ҖЧҖ тарафыннан подъездлар һәм балалар мәйданчыкларында урнаштырылган чүп савытлары үз вакытында чистартылмаган һәм юдырылмаган, газоннардагы үләннәр чабылмаган, ишегалды территориясе зур габаритлы калдыклар (төзелеш чүп-чары, фатирларны төзекләндерүдән чыккан калдыклар һ.б.), көнкүреш чүп-чары, шлак һәм башка калдыклар белән чүпләнгән, чүп савытлары буялмаган, бу эшне елга кимендә ике тапкыр эшләргә кирәк.
Тәртип бозу очраклары Яр Чаллы шәһәренең Шишкин бульвары буенча 13, 15 торак йортларда, Тынычлык проспекты буенча 84 нче, Автозавод проспекты буенча 23 нче торак йортларда ачыкланды.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен, «Челныстройремонт» ҖЧҖ җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, 25000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.