Йорт яны территориясенең җыештырылмавы

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

«Жилкомсервис» ҖКФ ҖЧҖ  күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда лицензиатка карата белдерелә торган лицензия таләпләрен бозган, әлеге хәл Яр Чаллы шәһәренең Сарман тракты буенча 58 нче торак йорт яны территориясен карап тоту кагыйдәләрен бозуда чагыла.

Идарәче компания каты коммуналь һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм туплау тәртибен бозган, йорт яны территориясе ачык чүп җыю контейнерларындагы чүп-чар белән пычранган.

Сарман тракты урамы буенча 58 номерлы күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен «Жилкомсервис» ҖКФ ҖЧҖ җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, 25000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International