Спас муниципаль районында 2021 елгы капиталь ремонт

2021 елның 28 мае, җомга

Спас муниципаль районында 2021 елгы Капиталь ремонт программасына 3 күпфатирлы йорт кертелгән.

Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт эшләре, Чистай районара торак инспекциясендә теркәлгән килешүләр нигезендә, «Регион Строй Сервис» ҖЧҖ субподряд оешмасы тарафыннан башкарыла.

Күпфатирлы йортларда түбәгә, фасадка, салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык су чыгару буенча гомумйорт инженерлык системаларына капиталь ремонт эшләре башкарылачак.

2021 елда Спас муниципаль районы буенча капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан тикшерелгән. Эшләрне башкарганда куркынычсызлык техникасы таләпләрен бозу очраклары ачыкланмаган, әмма Болгар шәһәре, Гордеев урамы, 11 адресындагы күпфатирлы йортта фасадны ремонтлаганда башкарыла торган эшләр сыйфатын бозу очраклары, ә атап әйткәндә, йорт нигезен су үтүдән саклый торган өлештә тупас хокук бозулар ачыкланган.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү максатларында, техник заказчы – Спас муниципаль районы башкарма комитеты адресына кисәтү бирелгән, аның үтәлеше инспекция контроленә алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International