Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча киңәшмә

2021 елның 21 мае, җомга

2021 елның 19 маенда Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетында 2021 елда Нурлат районында күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә капиталь ремонтны башкаручы субподрядчы оешма, проект оешмасы, Чистай ЗТИ, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә подрядчылар тарафыннан капиталь ремонт эшләрен оештыру, шул исәптән, ремонт үткәрү өчен кирәкле барлык материалларның булу-булмавы мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Подрядчыларның аерым игътибары капиталь ремонт буенча эшләр башкару графикларын тайпылышсыз үтәү, башкарма техник документларны вакытында рәсмиләштерү кирәклегенә юнәлтелде. 

2021 елда Нурлат шәһәрендә 9 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. Әлеге йортларның барысында да 47 төр эш башкарылачак, шул исәптән түбә, фасадны ремонтлау, йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен ремонтлау.

Капиталь ремонт эшләрен 6 субподрядчы оешма башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International