Инде күп еллар дәвамында подъездга чыга торган стеналар юешләнә һәм җимерелә, еш кына кайнар суны өзүләр һәм башка күп кенә проблемалар, шул исәптән идарәче компаниянең эш кылмавы да, Ш.Усманов урамындагы 118 номерлы күпфатирлы йортта яшәүче торак урын милекчеләрен Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә шикаять белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән.
Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар буенча «Камстройсервис» ИК ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү үткәрелде.
«Камстройсервис» идарәче компаниясе, югарыда күрсәтелгән күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча агентлык килешүен бозып, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту таләпләрен үтәмәгән, шул рәвешле Күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләре бозылган, бу исә юридик затны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. буенча административ җаваплылыкка тартып, 75 мең сум күләмендә штраф салуга сәбәп булды.
Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә инспекция контролендә.