Түбән Кама зонасы торак инспекциясендә Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган чара узды

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы нигезендә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды.

2021 елның 26 апрелендә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең биографиясе белән танышты. Ф.К.Шәрипова һәм Ф.Т.Әхмәтҗанова Г. Тукайның «Туган авыл» һәм «Пар ат» шигырьләрен татар телендә укыды.

Түбән Кама шәһәренең үзәк китапханәсе белән янәшә шулай ук танылган татар шагыйре исемен йөртә торган парк бар, ул шәһәр халкының яраткан ял итү урыны булып тора.

Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр куелды.

https://gji.tatarstan.ru/video.htm/video/7335699.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International