Фатирга суд аша керү

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә Яр Чаллы шәһәре проспекты буенча 9А номерлы күпфатирлы йортта яшәүчеләрдән фатирда үзгәртеп планлаштыру буенча законсыз эшләр башкарылуы турындагы мәгълүмат белән мөрәҗәгать алынды.

Тикшерүне үткәрүе авыр булды, чөнки торак урын милекчесе фатирына кертүдән баш тартты, Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә торакның кагылгысыз булуына сылтама итте.

Тикшерү күпфатирлы йортта яшәүнең куркынычсыз булуы һәм йорт конструкцияләренең бөтенлеген саклауга бәйле, әлеге хәл Инспекция өчен Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәр судына мөрәҗәгать итүгә нигез булды.

Яр Чаллы шәһәренең шәһәр суды, Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенең дәгъва гаризасын карап, белдерелгән таләпләрне тулысынча канәгатьләндерде.

Фатирга керү мөмкинлеге тудыру турында читтән торып карар кабул ителде. Суд акты законлы көченә кергәннән соң фатирга тикшерү уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International