Бөтенроссия өмәсе

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Апрельдән башлап июньгә кадәр уза торган санитар-экологик икеайлык кысаларында, гадәттәгечә, торак пунктлар территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча массакүләм өмәләр үткәрелә.

2021 елның 24 апрелендә иҗтимагый акция – Бөтенроссия өмәсе булып узды.

Чистай ЗТИ коллективы бу акциядә актив катнашты.

Чистай ЗТИ урнашкан офис бинасы янындагы территорияләр, шулай ук инспекция кабинетларында генераль җыештыру уздырылды. 

Мондый чараларда катнашу әйләнә-тирә мохиткә файда китерә, торак пунктларыбызның тышкы торышын яхшырта, уртак хезмәттән бик күп уңай хис-тойгылар бирә, коллективтагы мөнәсәбәтләрне ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International