24 апрель көнне Бөгелмә киң күләмле иҗтимагый акция – Бөтенроссия өмәсенә кушылды.
Өмәгә хосусый һәм дәүләт предприятиеләре, иҗтимагый һәм экологик оешмалар, белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү үзәкләре хезмәткәрләре, инициативалы гражданнар, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре чыкты. Ишегалларын һәм җәмәгать территорияләрен җыештыру, агачлар утырту, эскәмияләр, коймалар буяу һ.б. эшләр башкарылды.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре өмәдә актив катнашты. Өмәләрдә катнашу – шәһәребезнең барлык халкын берләштереп, әйләнә-тирә мохитне кайгыртуга җәлеп итә торган күркәм традиция.