Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй шәһәре, Никифоров урамы буенча 85 нче йортта яшәүчеләрнең фатирларда кайнар су белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавына кагылышлы күмәк мөрәҗәгатен карады.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә фатирларда кайнар су температурасының норматив таләпләргә туры килмәү фактлары расланды.
Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозулар буенча, «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23 статьясы («Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү кагыйдәләрен бозу») нигезендә, штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Инспекция тарафыннан «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ адресына билгеләнгән тәртиптә, билгеләнгән вакытта фатирларда кайнар су белән тәэмин итүнең норматив температура режимын торгызу һәм әлеге коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтмәгән өчен түләүләрне яңадан исәпләү турында күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.