Идарә итүче оешма тарафыннан гомумйорт милкенең тиешенчә карап тотылмавы турында

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй шәһәренең Ленин урамындагы 26в йортта яшәүченең Зәй шәһәр прокуратурасыннан алынган, «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясенең ташландык суларны агызуның гомумйорт системасы (канализация) эшендәге җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрмәвенә бәйле мөрәҗәгатен карады.

          Уздырылган тикшерү барышында ташландык су агызу системасының канәгатьләндерерлек торышта булмавы расланды: подвал бүлмәсендә канализация агынтылары җыелу сәбәпле мөрәҗәгать итүченең фатирында канализация исе бар иде.

          Тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәсендә «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше («Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча лицензия таләпләрен бозып эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру») нигезендә, штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

         Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча идарәче компания тарафыннан ревизия ясалган, су агызуның гомумйорт системасы чистартылган һәм юдыртылган, агынтылар суыртып алынган һәм подвал бүлмәсе йогышсызландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International