Россия Төзелеш министрлыгының 2021елның 30 мартындагы 193/пр номерлы боерыгы нигезендә дәүләт торак күзәтчелеге органнарына Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында (ГИС ЖКХ) 2021елның 01 апреленнән 2021елның 14 маена кадәр мәҗбүри урнаштырылырга тиешле мәгълүматның тулы һәм дөрес булу-булмавына тикшерү уздыру йөкләмәсе бирелде. Тикшерүнең максаты – торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче затлар, хезмәтләр күрсәтүче һәм капиталь ремонт эшләрен башкаручы затлар, күпфатирлы йортлар белән идарә итүче затлар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат урнаштырылуын тәэмин итү.
Әлеге йөкләмәне үтәү йөзеннән, 2021 елның 22 апреленә Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан 35 идарәче оешмага (18 идарәче компания, 7 торак милекчеләре ширкәте, 10 торак-төзелеш кооперативы) карата планнан тыш тикшерүләр уздырылды, тикшерүләр барышында ТКХ дәүләт мәгълүмат системасына 543 күпфатирлы йорт буенча мәгълүмат кертелүе тикшерелде. 183 йортта торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында кирәкле мәгълүматны урнаштыру таләпләрен бозу очраклары ачыкланды.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә, идарәче компанияләрнең вазыйфаи затларына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 статьясының 2 өлеше буенча 5 беркетмә төзелде. Административ хокук бозулар турындагы эшләр ведомство карамагы буенча җәмәгать судына җибәрелде.
Идарәче оешмаларга карата хокук бозуларны бетерү турында 34 күрсәтмә бирелде, аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контроленә алынды.