Яр Чаллы ЗТИ адресына Ш.Усманов урамындагы 135/49 номерлы күпфатирлы йортта торак урын милекчесеннән мөрәҗәгать алынды. Мөрәҗәгать итүче баскычлы урыннарның 13 ел дәвамында ремонтланмавына, подъездга явым-төшем канализациясеннән үтеп кергән суга зарлана. Мөрәҗәгатьне карау барышында мөрәҗәгать итүченең дәлилләре расланды.
«Камстройсервис» идарәче компаниясе югарыда күрсәтелгән күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча Агентлык шартнамәсен бозып, күпфатирлы йортта гомуми милекне тоту таләпләрен үтәмәгән.
Ачыкланган хокук бозулар, ә атап әйткәндә, күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозу юридик затны, 75Ю0 мең сум күләмендә штраф салып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булып хезмәт итә.
Җитешсезлекләрне бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Инспекция контролендә кала.