Күпфатирлы йортта яшәүченең түбәнең төзек булмавы турындагы мөрәҗәгате буенча чаралар күрелде

2021 елның 2 апреле, җомга

Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспекты буенча 24 номерлы торак йортның түбәсеннән су үтү сәбәпле, фатир милекчесеннән мөрәҗәгать алынды.

          Үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре һәм лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә ачыкланган бозулар буенча, «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» дигән 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, 25 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

           ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча түбәдән су агу сәбәпчеләре бетерелгән, моның турында торак урын милекчесе белән берлектә тиешле акт төзелгән.

          Мөлкәти зыянны бәяләү һәм каплау мәсьәләләре Дәүләт торак инспекциясе органнары компетенциясенә керми һәм мөрәҗәгать итүче белән идарә итүче оешма арасында дәгъва белдерү яисә, бәйсез экспертиза җәлеп итеп, гражданый суд эшчәнлеге тәртибендә хәл ителергә мөмкин, дип аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International