Торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп корган өчен җаваплылык

2021 елның 2 апреле, җомга

«Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ тарафыннан Чистай ЗТИ адресына Спас районының Болгар шәһәре, Дзержинский урамы, 6 нчы күпфатирлы йортның бер фатирында җылылык белән тәэмин итү системасын үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору факты турында мәгълүмат җибәрелде.

Чистай ЗТИ әлеге фатирга тикшерү үткәрде. Җылылык белән тәэмин итү системасын үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору факты расланды: фатирда җылылык белән тәэмин итү системасын кулланып, проектта каралмаган җылы идәннәр җиһазландырылган, шул ук вакытта милекчеләрнең торак бинаны үзгәртеп коруны килештерү турында җирле үзидарә органы карары юк.

Торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп корырга җөрьәт иткән фатир хуҗасы Чистай ЗТИ тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Россия Федерациясе Торак кодексы таләбенә туры китереп, торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору турындагы мәгълүмат, чаралар күрү өчен, Чистай ЗТИ тарафыннан җирле үзидарә органына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International