Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенең 2021 елның 1 нче кварталындагы эш нәтиҗәләре турында

2021 елның 2 апреле, җомга

2021 елның 1 нче кварталында Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә Минзәлә, Актаныш, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфат мәсьәләләренә кагылышлы 677 мөрәҗәгать алынды.  2020 елның шул ук чорында Инспекциягә 514 мөрәҗәгать кергән булган.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрендә куелган барлык темалар арасында гомуми йорт милкен карап тоту, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү, коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына бәйле мәсьәләләр төп урынны алып торуын дәвам итә.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау, планнан тыш уздырылган тикшерүләр һәм инспекция тикшерүләре нәтиҗәсендә 2021 елда идарәче оешмалар һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына Инспекция тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 35 күрсәтмә, законнардагы зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында 88 күрсәтмә бирелде, 118 беркетмә төзелде, аларны карау нәтиҗәләре буенча гомуми 3 057,5 мең сумлык административ штраф салынды.

Тәмәке тартуга каршы законны үтәмәүгә бәйле гомуми 17 500 сумлык карар чыгарып, административ хокук бозулар турында 35 эш каралды (гражданин өчен штраф: 500 сумнан 1500 сумга кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International