«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 294-ФЗ) нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздырыла.
Әлеге чараларның бер юнәлеше – торак йортларны кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзерләү буенча сайланма тикшерүләр уздыру.
Аксубай шәһәр тибындагы поселогында күпфатирларга уздырылган сайланма тикшерү нәтиҗәләре буенча «Аксубай ш.т.п. идарәче компаниясе» ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына кисәтү бирелде.
294-ФЗ номерлы Федераль законның 8.2 статьясының 7 өлеше нигезендә РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 10 февралендәге 166 номерлы карары белән Мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр төзү һәм юллау, юридик зат, шәхси эшкуар тарафыннан мондый кисәтүгә ризасызлык белдерү һәм аны карау, мондый кисәтүне үтәү турында белдерү җибәрү кагыйдәләре (алга таба – 166 номерлы кагыйдәләр) расланган.
166 номерлы кагыйдәләрнең 11 пункты нигезендә, ризасызлыклар булмаган очракта, юридик зат, шәхси эшкуар күрсәтмәдә билгеләнгән срокта кисәтүне үтәү турындагы белдерүне дәүләт контроле (күзәтчелеге) органына, муниципаль контроль органына җибәрә.
166 номерлы кагыйдәләрнең 4 пунктындагы з) абзацы нигезендә юридик зат, шәхси эшкуар тарафыннан кисәтүне үтәү турында белдерү җибәрү срогы кисәтү җибәрелгәннән соң кимендә 60 көн тәшкил итә.
Чистай ЗТИ тарафыннан билгеләнгәнчә, «Аксубай ш.т.п. идарәче компаниясе» ҖЧҖ идарәче компаниясе кисәтүне үтәү турында белдерү җибәрмәгән, ә аның буенча мондый белдерүне җибәрүгә бәйле 60 көнлек срок узып киткән.
Дәүләт контроле (күзәтчелеге) органына тиешле мәгълүматны тапшырмаган яки вакытында тапшырмаган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.7 статьясында административ җаваплылык каралган.
2021 елның 16 февралендә «Аксубай ш.т.п. идарәче компаниясе» ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.7 ст. буенча беркетмә төзелде.
Административ хокук бозу турындагы эш карап тикшерү өчен ведомство буйсынуы буенча Аксубай районы җәмәгать судына җибәрелде.
2021 елның 18 мартында җәмәгать суды тарафыннан «Аксубай ш.т.п. идарәче компаниясе» ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.7 ст. буенча, 3 000 сум күләмендә штраф рәвешендә, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды.
Кисәтү үтәлеше турында белдерү Чистай ЗТИ адресына җибәрелде.