Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының
«2021 елгы язгы ташу чорында Татарстан Республикасы халкын һәм территориясен саклау чаралары турында» 10.02.2021 ел, №67 карарын үтәү максатында, Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан, йорт яны территорияләрен кардан үз вакытында чистартуны тәэмин итү өлешендә, Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеевск районнарында күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрендә сайланма тикшерүләр уздырылды. Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына йорттагы милекне карап тоту эшчәнлеген гамәлгә ашырганда мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 10 күрсәтмә һәм 54 кисәтү бирелде.
Ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре вазыйфаи затлары, гомуми 25,0 мең сумлык штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
2021 елның 1 апреленә барлык җитешсезлекләр дә бетерелгән, инспекция тарафыннан бирелгән барлык күрсәтмәләр дә, кисәтүләр дә үтәлгән.
Кар эрегән чорда күпфатирлы йортларның подвал бүлмәләрен су бастырмый калуны тикшерүдә тоту чаралары Алабуга ЗТИ тарафыннан дәвам иттерелә.