Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе адресына «УЮТНЫЙ ДВОР» ҖЧҖ оешмасыннан Гадел Кутуй урамындагы 3, 5, 12 нче күпфатирлы йортларга техник документларның һәм мондый күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә бәйле башка документларның тапшырылмавы турында мөрәҗәгать алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең 2021 елның 10 февралендәге карары белән әлеге йортлар «ЯШЬЛЕК-ФОН» идарәче компаниясенең лицензияләр реестрыннан 2021 елның 28 февралендә чыгарылган һәм 2021 елның 1 мартыннан «Уютный Двор» ҖЧҖ лицензияләр реестрына кертелгән.
Гадел Кутуй урамындагы 3, 5, 12 нче күпфатирлы йортларга техник документация тапшырудан баш тартып, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлегенә каршы төшкән өчен һәм «УЮТНЫЙ ДВОР» ҖЧҖ идарәче оешмасына мондый күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә бәйле башка документларны тапшырмаган өчен, яисә мондый документларны әлеге затларга тапшырудан баш тарткан яки федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән башка норматив хокукый актларда каралган әлеге документларны тапшыру тәртибен һәм срокларын бозган өчен, «ЯШЬЛЕК-ФОН» ИК ҖЧҖ җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча 90000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.