Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Бөгелмә шәһәренең Алиш урамы буенча 5 нче йортта 62 нче фатирны үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыруга кагылышлы мөрәҗәгать алынды. Мөрәҗәгатьтә бәян ителгәннәрне тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторы РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган «Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары» бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә торак урын үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырылган (фатирда тиешле рөхсәтне алмыйча бүлгеләрне сүтү эшләре башкарылган).
Бөгелмә ЗТИ тарафыннан Алиш урамы буенча 5 номерлы торак йортның 62 номерлы фатир милекчесенә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, аның өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча җаваплылык каралган, административ штраф салу турында карар чыгарылды.
Бинаны элеккеге халәтенә кайтару буенча Россия Федерациясе Торак кодексының 29 статьясында каралган чараларны күрү максатында, күпфатирлы йорттагы торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыру турындагы мәгълүмат Бөгелмә ЗТИ тарафыннан җирле үзидарә органына җибәрелде.