Укыту семинары үткәрү турында

2021 елның 30 марты, сишәмбе

«Татарстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ базасында «Капиталь ремонтның актуаль мәсьәләләре. Капиталь ремонт үткәрү регламенты. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау мәгълүматларын РФ ТКХ ДМС системасына кертү. Гомуми милек составын билгеләү: законнардагы таләпләр» һәм «Идарә оешмаларны лицензияләү. Лицензия алу тәртибе. Лицензия алудан баш тарту өчен сәбәпләр» темаларына семинар уздырылды.

Семинарда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең торак фондын капиталь ремонтлауны контрольдә тоту бүлеге башлыгы һәм торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле бүлеге башлыгы, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Бөгелмә, Чистай, Түбән Кама, Мамадыш шәһәрләрендәге идарәче оешмаларның вәкилләре һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International