Гомуми йорт милкен карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы турында

2021 елның 20 марты, шимбә

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 4 адресы буенча урнашкан йортта яшәүченең гомуми йорт милкен карап тоту сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгате карап тикшерелде.

Инспекция тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, түбәдә кар эрү нәтиҗәсендә фасадтагы газүткәргечтә шактый боз катламы тупланган.

Ачыкланган җитешсезлекләр буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшләр башкару сыйфатына кагылышлы таләпләрне бозу» дигән 9.23 ст. 1 өлеше буенча, 10 мең сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

«ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә, алга таба стеналар юешләнмәсен һәм фасад газүткәргечендә боз барлыкка килмәсен өчен түбәндән суны чистарту күрсәтмәсе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International